Тэтимол 2015

ҖИК II, диал. җык, диал., башк. йек, йык «нечто отвратительное, крайне трудное; мерзкий», җик булу «омерзеть» ~ к.-калп., кырг. җек, к.-балк. җэк, алт. дьек, дьеек «әшәкелек, әшәке, кабахәт, явыз рух» ~ чув. йăх «яман чир; явыз рух», к. алт. диал. чэк «җирәнгеч» һ.б., куман., уйг., чыгт. jäk «җен, хәтәр, явызлык; усал зәгыйфь» (Радлов III: 316), хак, чик < бор. төрки jäk «ачлык җене» (Gabain 1950: 42), jek ičkäk «явызлык рухлары» (ДТС: 253) урта фар. jakuha «явыз җен» сүзе белән чагыштырыла. К. ш. ук төркм. йек, алт. чäк, хак. чек «әшәке, әшәкелек»; чулым. улуг чäк «унике башлы шайтан»; җик//җык күр-ү тәгъбире (күп телләрдә бар). К. Җиксен-ү, Җирән-ү.

Бор. jäk «яхшы» мәгъ. дә кулланылган, ләкин бу – шәп, елгыр кешегә сокланып «шайтан» дигән шикелле күч. мәгъ. булырга мөмкин. Котбинең «Хөсрәү вә Ширин»ендә йәк «батыр сугышчы, офицер».

Җик < йәк сүзе тур. әдәбият ишле: Булатов 1965: 34–36; Будагов I: 359; Räsänen 1969: 194–195; Львова: 174–175; ЭСТЯ IV: 170–172. К. Җык I. Бор. төрки jek-ičkek сүзеннән чыгып хөкем йөрткәндә jek «(кешене) ашаучы» ← je- «ашау» (ә ičkek «кеше канын эчүче»).



Предыдущая статья            Следующая статья