Тэтимол 2015

ҖИЙ-Ү(җию), диал. (ДС I: 52, 57) йĕй-ү «есть, кушать» ~ башк. йей-, чув. çи- (< җи-), кар., нуг., кр.-тат., төр., уйг., үзб. йэ-, йә-, төркм. ий-, каз., к.-калп. җэр, җэ-, тув. чи-, як. ciä- (сиэ-) һ.б. «ашау» ~ тунг. (ССТМЯ I: 279–280) ǯэб id. һәм кыт. чи «ашау, ашамлык» сүзләре белән чагыштырыла. ДТС: 252–256; ЭСТЯ I: 333; Федотов II: 114–115 (тәфсилле).

Җи- < җэ- иң бор. төрки тамырларның берсе һәм аннан күп кенә яңа сүзләр ясалган, к. Җим, Җимер-ү, Җимеш.

Җи- һәм җый- сүзләренең кардәшлеге ихтимал, к. куман. jy- (йы-), уйг., бор. төрки jyγ-, шор. чығ- «ашау», ләкин бу контаминацион күренеш булырга мөмкин. Шунлыктан җи- һәм җый- этимологик дублет дип кистереп әйтеп булмый. Шулай ук тат. диал. җий-ү «эренләү» ~ як. сиэ- id. сүзен дә жий- белән гомоген дип әйтү шик уята. К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья