Тэтимол 2015

ҖИЗ, диал. йез «латунь, латунный» > удм. ǯез, мар. кч. йез ~ башк. йез, чув. йĕс, йĕç id., к. ш. ук ёз, мар. йеж «чем, метал чыбык» < гом. төрки, бор. төрки jez, jäz (> к.-балк., кырг., к.-калп. жез, каз. жез, алт., як. д'эс һ.б. закончалыклы вариантлар), уйг. йиз, бор. уйг. ǯiz (Поппе 1938: 439) «җиз, бакыр». Аеруча игътибарга чув. çăвăç, шăвăç, шывăç, шоç «җиз калай» (к. Сергеев 1971: 150) лаеклы, шуннан иң бор. яңгыраш *җыwыз < *җүиз булуы ачыклана.

Җиз < җэз сүзе төрки телләрдән бик күп күрше телләргә кергән, монг. йэс, җэс > эвенк. җэ‾с, җэт (ССТМЯ I: 286), адыг телләрендә җэз, җäз «җиз», рус. жесть, укр. жерсть «калай».

Тунг. чūр-ит, чūриктэ «бакыр, бронза» җиз белән тамырдаш булуы ихтимал (Бугаева – Цинциус 1975: 84–85). Федотов I: 200–201; ЭСТЯ IV: 168 (чув. диалекталь вариантлары искә алынмаган).



Предыдущая статья            Следующая статья