Тэтимол 2015

ҖИДЕГӘН, диал. йедегән, йетегән > мар. диал., удм. диал. ǯедыган ~ алт. йäттäгäн, башк. йедегән, йетегән, бор. төрки (ДТС: 259) jetigen, jetikän ~ төр. yedikent «җиде кала» (к. Кәнт ), төр. yediger «җиде өй» (к. монг. ger «өй, кирмән»), «җидегән». Күп телләрдә җиде хан (алт. jeti каан) дип тә аңлатыла һәм моның да нигезе бар: фар. häфтöрең «җиде тәхет» – җидегән. Гомумән, «җиде» мәгъ. сүздән соңгы өлеше һәртөрле аңлатуларга дучар. Ком., к.-балк. телләрендә жедиҗэгэн «җиде җиян» (к. Җиян ) диелә һәм бу җиде җиян тур. легенда сөйләнелә, уйг., үзб., кырг. «җиде кардәш», «җиде батыр», «җиде күзәтче», «җиде архар (кыргый сарык кучкары)», монг. халыкларында долоон үбэгэд «җиде аксакал» һ.б. «җидегән» (к. Вайнштейн 1961: 148; Будагов II: 363; Lorincz: 365–389; Алтай кеп-куучындар: 59–60, МНМ I: 391). К. ш. ук Масан.

Себ. татарларыннан язып алынган «Алтаин Сайын Сүмэ» дастанында герой киәң нең (корольнең) җиде атын ияртеп күккә оча һәм бор. (бер вариантында) шунда торып кала, алар Җидегәнгә әвереләләр, үзе Тимерказык була күрәсең. Бу фикергә Сүмэ сүзенең санск. сумйä «Тимерказык, Котып йолдызы» сүзеннән булуы китерә.

Кайбер публикацияләрдә «олы җидегән» – «кече җидегән» сүзләрен куллану тарихи яктан дөрес түгел: төрки телләрдә бер генә җидегән бар. «Кече җидегән» дигәне төрки телләрдә Акбүзат йолдызлыгы була, Олы җидегән – кече җидегән атамалары рус һәм Европа телләрендәге «Олы ана аю» – «Кече ана аю» мәгъ. атамалардан килә (калька). Тат., башк. сөйләшләрендә җидегәнне чүмеч яки соскы (алт. суску) дип атау да бар.



Предыдущая статья            Следующая статья