ҖИДЕ,  диал. йĕдĕ,  себ. (Тумашева 1992: 80) йĕттĕ  «семь» (йĕтĕ  «неделя») < бор. төрки jetti, рефлекслары барча төрки телләрдә бар, к. ЭСТЯ IV: 167–168 (ышандырырлык этимологиясе юк диелә). Деривациясе (саннар өчен) регуляр. К. Җидегән.  Җиде  сүзе белән ясалган тарихи-географик фразеологизмнар күп.  |