Тэтимол 2015

ҖИДА, диал. йедә (добр. тат. әкиятендә каһарман кыз йегнә (энә) тоткан кулым, йедә (сөңге) дә тотар, дип әйтә), себ. (Тумашева 1992: 89) йыда, йыта «пика, меч» ~ ком. җыда, госм., гаг. җида, аз. чида, уйг., алт., хак. чыда ~ бор. монг. ǯida (хәз. монг. жад, зад), тунг.-маньч. чида, чит «җида, чәнчү коралы» < кыт. цзу, цзя, бор. кыт. *ки, *кя «төрле чәнчү коралы». К. ССТМЯ I: 148.

Бу сүзнең беренче иҗектә алы варианты – төр. yat, yata, кабарда. һ.б. Кавказ телләрендә джатэ, бур. җада, зада «кылыч төре» киң таралган, к. Ядыган. Ramstedt 1935: 108; Räsänen 1969: 192–193; Номинханов 1975: 202.



Предыдущая статья            Следующая статья