Тэтимол 2015

ҖИБӘР-Ү, диал., башк. йебәр- «посылать, послать; отпускать (товар)» < элекке ийә бәр- «этеп бир (бәр)» сүзеннән гаплология, к. себ. (Тумашева 1992: 49, 53) ейү, ийәбәрү, ийү «җибәрү, озату, күндерү», к. ш. ук ‘пу алтынны үс патышасына йиäбäргäн ол пала (Дмитриева 1981: 49) > гом. кыпч.: нуг., ком. йибер, кар., кр.-тат. йәбәр- id. – төркм. ибәр-, уйг. диал. ебер-, әбәр- һ.б. (ЭСТЯ IV: 322–324); к. Ий-ү; Ыек.

Сөйл. телендәге җиббәр-, җиффәр- яңгырашлары очраклы түгел, алар ийә бәрнең йиĕп бәр- вариантыннан (паронимыннан) киләләр.

Дерив.: җибәрел-ү (бу сүзнең «корычны яндырып йомшарту» мәгъ. дә бар, чаг. рус. отпускать шул мәгъ.); җибәреш-ү, җибәрт-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья