Тэтимол 2015

*ҖЕТ-Ү, диал. (Тумашева 1992: 80) йет-ү «похудеть; потеряться»; бу фигыльнең төп нигезе урта диалектта сирәк кулланыла, ләкин дериватлары еш кына очрый; үлем-җетем; җетек «бетүгә йөз тоткан»; йетер-ү, җетер-ү «бетерү, юкка чыгару» (Әкрен эшен бетерер, җитез үзен җетерер, мәкаль); җетмә сукыр «беткән сукыр, өметсез сукыр» (к. ТТДС I: 570), бүтән телләрдә: чув. çĕт- «юкка чыгу; адашу», çĕтĕр- «җетерү», çĕтĕк «кыршылып беткән, таркалган; җетек; өметсез чирле», чыгт., куман., госм., төркм. ит-, йит- «бетүгә бару», үзб. диал. (ЎХШЛ: 133) йет-, йит-, кырг., к.-балк. җит-, тув. чит-, хак. чiт-, як. сүт- id. һ.б. Будагов I: 180; Räsänen 1969: 204; Федотов I: 113–114 (тат. параллельләрен белми); ЭСТЯ IV: 205–206.



Предыдущая статья            Следующая статья