Тэтимол 2015

ҖЕТЕ, диал., башк. йете «резкий, острый; яркий; зоркий», ш. ук себ. йетек, йетү «үткер», иске тат. йөте ~ к.-балк. җютю, әмма күпчелек телләрдә тамырда и: кр.-тат., госм. ити, куман., уйг., чыгт., кар. йити, йитиг, йитик, бор. уйг. йитиг (к. Боровков 1963: 154), тув. читиг > шор. чыдыг > як. сыты һ.б. (Räsänen 1969: 204). Безнеңчә, борынгырак кыпч. яңгыраш җигит-и > җиwити булган һәм бу сүз *җиги-т-//йиги-т- «үткерләү» фигыленнән (*җиги- «үткер булу») ясалган, к. чыгт., аз. ити-, ит- «үткер булу» (Будагов I: 180), чув. çивĕчĕ «җете» (çĕçĕ «пычак») < *җиwĕтĕ// *йиwĕтĕ. Тамыры бор. *эг «оч; үткер, үткен» булса кирәк, к. Ик.



Предыдущая статья            Следующая статья