Тэтимол 2015

ҖЕПСӘ, диал. йепсә «шпона; иглица (соединительная деталь в конструкциях из одинаковых отдельных частей, планка, стержень и т.п.) ~ чув. йĕпсе «бәйләм энәсе, шәл бәйләгәндә кулланыла торган озын энә; җепсә; кизә (гомумән күп буыннарны, боҗраларны һ.б. бергә җыеп тора торган нәрсә)», мар. йыпш, йыпша, җыпса id., чув. йĕп, мар. йып «сөңге; озын энә (шуңа бәйләм элмәкләре тезелә)»; бигүк ачык түгел, чаг. уйг. җипса «үзара беркетелгән; кушма», фар. чефт «элмәк; җепсә». К. Федотов I: 197.



Предыдущая статья            Следующая статья