Тэтимол 2015

ҖЕНТЕК, диал., башк. йентек «доскональность, дотошность, скрупулёзность» – күрше төрки телләрдә юк. Чаг. үзб. синчикла- «җентекләү», төр. çintik «вак кирт, вак аралы параллель сузыкларның берсе», çint «вак-вак киртү», ихтимал, бор. чыгт. ǯin ~ бор. монг. ǯintü «(вак) үлчәү берәмлеге, вак берәмлек» (к. Поппе 1938: 206) сүзеннәндер; к. ш. ук бор. төрки (ДТС: 261) jin-, jind- «тикшерү, эзләү, җентекләү», алт. чиңде- «җентекләү», тув. чинзе- «эзләү», чин «порция, үлчәм», хак. син «үлчәү, чак, яшь, дәрәҗә» < *чин > як. син «җитәр!». Гипотетик төрки *чин сүзеннән слав. чин сүзе килә дигән фикер бар. Чаг. ш. ук кырг. жентек (тат. *җентәк ~ *җинтәк булырга тиеш була) «бала туу уңаеннан уздырылган туй-сый», уйг. җиңдәк «әз генә» ← җиң (кыт.) «цзинь» – 5,6 грамм.

Гомумән, җентек сүзенең этимологиясе томанлы: эзлекле үсеш җебе күренми.

Дерив.: җентекле, җентеклә-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья