ҖӘЯҮ [җәйәw], диал. йәйәү, йейәү, себ. (Тумашева 1992: 65) йайау «пешком» ~ к.-балк., к.-калп., кар. джайау, нуг., ком. яяв, башк. йәйәү һ.б. < бор. төрки jadaγ, jaaγ id.; төр., гаг. йайан ~ чув. çуран < çоран < болг. *җаран < бор. jadaγın – jadaγ сүзенең инструменталь килеш формасы (чув. -р- < *-d-). Бор. jadaq я бор. монг. jabudaq «йөрүчән» сүзеннән (jabu- «йөрү», я бор. фар. пийадаг «җәяүле» сүзеннән (к. Räsänen 1969: 177) дип карала. Ләкин безнеңчә, бор. jadaγ, jaaγ (к. ДТС: 222–223) «җәяү» белән чыгт. (Будагов II: 322–323) йадағ «алҗыган, арыган; җадау» сүзе бер булырга тиеш (к. Җада-у ). Әйтмәкче, йадағ «җадау» мәгъ. ДТСта теркәлмәгән. Бу мәгълүматлар Рясянен гипотезасы тегермәненә су коймый. ЭСТЯ IV: 68–69, 77; Федотов I: 141. |