Тэтимол 2015

ҖӘЯ [җәйә] «лук; шерстобитный смычок» – гом. төрки бу сүзнең дүрт варианты бар: 1) җәйә, йәйә ~ ком., к.-балк. җайа, себ. йайа; 2) башк., нуг., чыгт. йай, төр., төркм. йаай, каз., к.-калп., кырг. җай, жай; 3) алт., куман., бор. төрки ja, хак., тув. ча, як. саа; 4) башк., тат. диал. (Тумашева 1992: 62) йан «җәя»; бик оригиналь бишенче вариант – йаға (брб., к. Тумашева 1992: 64) бердәнбер булгач, шик уята (хата язылыш һ.б. ихтимал).

Бу сүзне берәүләр эвен. нāj, наjы «керәшчә, сөңге» белән, икенчеләр авест. j˘уа ~ санск. jya «кереш, буйлык, җәя» сүзе белән чагыштыралар; санск. сүзе, үз чиратында, лит. gija, грек. βιος сүзенә тәңгәлләштерелә (к. Преображенский I: 234, рус. жиһа сүзенә тәгъриф). Болар барысы да юраулы. ЭСТЯ IV: 45; Федотов II: 126, 274.

Җәя сүзенең язу билгесе – рус. «скобка, скобки» – мәгънәсе иске тат., үзб., чыгт. қаwс, қаwыс «җәя, язудагы җәя» сүзеннән калькалаштырылган, к. Кавыс II.



Предыдущая статья            Следующая статья