Тэтимол 2015

ҖӘРГӘ, җәркә, йәркә-сүрәт (Кадыйр Галибик) тар. «боевой строй; ряд; порядок; устав» ~ кар. йэргя «рәт, баскыч, дәрәҗә», ком. жерге [җэргэ] «рәт; түтәлләр теземе; чират», к.-балк. джерге-джерге «рәт-рәт», кырг. җерге «рәт, тезем; тугандашлар группасы (түгәрәге)», чыгт., фар. җәргә, чәргә «түгәрәк; линия, хәрби тезем, рәт; камау; шан-шәрәф», тув. черге «дәрәҗә, разряд», як. сэрэг, сэргэ «ат бәйләү өчен баганалар теземе; янында (бәйлек мәгъ.)» ~ бур. зэргэ < бор. монг. ǯеrgе «рәт; рәтләр, хәрби тезем; дәрәҗә, тиң, титул; рәттә, рәтендә, янында»; бу сүз угыз телләрендә бик сирәк очрый; чаг. ш. ук чув. çерке «тезем», йĕрке, йерке «тәртип; рәт, тезем; система». Мар. йэргэ «рәт», рус. черга «чират» (к. Фасмер IV: 336) һәм маньч. ǯэрги «рәт; тезем; сорт» (ССТМЯ I: 285) төрки телләрдән. Фар. җäргä дә төрки алынма булырга тиеш.

Тамыры – бик бор. Урал-Алтай сүзе булса кирәк. К. Ниргә, Эргә. ЭСТЯ IV: 25–26; Федотов I: 200 (тат. сүзен белми).



Предыдущая статья            Следующая статья