ҖӘЛАЕР II[җәлай ы̌р] – название древнего монгольского племени; җәлаер кабиләсе башкортлар составына да, Себер һәм Касыйм татарлары составына да кергән. Атаклы тат. тарихчысы (ХVII г.) Кадир Җәлаири шулардан чыккан. Гомумән, җәлаерлар аеруча ышанычлы хәрби каста буларак, барча төрки өлкәләрдә, бигрәк тә Анатолиядә (Төркия), монгол хакимиятен куәтләү хезмәтен башкарганнар. Башкортстанда Җәлаер ныгытмасы булган (рус. Крепостной Зилаир) һәм хәз. топонимнар – ике Йылайыр – шулардан калган. |