Тэтимол 2015

ҖӘЙ-Ү, тат. диал., башк. йәй-ү «расстилать, стелить» < гом. төрки йай- (> җай-) «җәю, тарату, таркату» – чиктән тыш күп вариантлы сүз: бор. төрки язмаларда аның ja-, jad-, jaz-, jas-, jat- вариантлары бар һәм йаз-у (I һәм II) сүзе җәй-ү белән кардәш булса кирәк. К. ДТС: 226–227.

Йай- > җәй- фигыле нигезендә гом. кыпч. җайна- < йайна- «иркенәю», җәйпә- < җайпа- < йайпа- (к. Җәйпәк ), җәйрә- < җайра- < йайра- фигыльләре һ.б. ясалган. ЭСТЯ IV: 76–77.

Тат. дерив. дә киң: җәел-ү, җәеш-ү; җәйдер-ү һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья