Тэтимол 2015

ҖӘЙ, диал. йәй «лето» ~ башк. йәй id. < гом. төрки (регуляр фонетик вариантлары белән) йай id. Кайбер төрки телләрдә бу сүз юк, аның урынында йаз сүзе кулланыла; чув. çу < *çав «җәй» бор. төрки *йағ «җәй» булган дип уйларга мөмкинлек бирә. Икенче яктан җәй < җай бор. монг. ǯun «җәй» белән чагыштырыла, к. ш. ук эвен. дёгни «җәй». Себ (ЗДС: 227) йайык-у «җәй башлану» (йай- «җәй булу»). Федотов II: 128; ЭСТЯ IV: 74 (бик кыска).

Дерив.: җәйле (җәйле-кышлы), җәйлек, җәйлә-ү. К. Җәйләү I.



Предыдущая статья            Следующая статья