Тэтимол 2015

ҖӘЕН[җәйĕн] «сом», диал. (Остроумов 1892: 65) җаин «шамбы» ~ удм. зейым «җәен» < чув. çуйам, çуйăн, çойăн һ.б. (вариантлары күп, к. Сергеев 1971: 116) ~ кырг. җайын, җайан «җәен; ләү», үзб., к.-калп. җайын, каз. жайын, нуг. йайын «җәен», госм., төркм., төр. yayın «бер диңгез балыгы, мәрсин», чыгт. чаjiн «чуртан». Чыгышы-ясалышы ачык түгел. ЭСТЯ IV: 80–81 (бик аз; Радловта теркәлгән тат. jajык яңгырашы күрсәтелә, әмма бу шикле вариант). Чаг. яз. монг. ǯaγasun «балык» (-sun җыйма күп. кушымчасы).

Ихтимал ки, җайан бор. төрки (күп чыганакларда) йаган «фил» сүзеннәндер: җәен дә, фил дә гадәттән тыш зур һәм сәер кыяфәтлеләр – аларга уртак билге шул. К. Яган.



Предыдущая статья            Следующая статья