Тэтимол 2015

ҖӘВЕР, йәwер, йаwыр, жаwыр диал. (к. ТТДС I: 180, 580) «семья, семейство, фамилия, род» ~ башк. диал. зат-зәүер (< миш.), чув. евĕр [йэвĕр] «кыяфәт, менәз» (< миш.), çăвăр «бала; уыл, бала корт; күч; яңа буын», çури «токым» ~ төр., гаг. йавру, чыгт. йавры «бала-чага», бор. төрки (ИМ) йаwры «чебеш» (к. тат. диал. җәwер «каз бәпкәләре тупламы», җибер «өер», к. ТТАС: 786), ком. җувурҗа «ерак нәсел» < *җаwырча; кр.-тат. йәwрү, чыгт., төр. jauruk «бала, токым»; мар. йавыр «ыру» һ.б. *яра- (ярал-, ярат-) фигыле белән тамырдаш булса кирәк, к. кар. йавры- «бар итү, тудыру». Räsänen 1969: 178; Исанбаев 1978: 9; ЭСТЯ IV: 53 (буталчык, тат. сүзләре искә алынмый); Федотов II: 140–141 (тат. сүзләрен искә дә алмый).



Предыдущая статья            Следующая статья