Тэтимол 2015

ҖАР I«песня-обращение к природе; клич» ~ иске тат. (М. Гафури) чар «приказ, әмер», башк. йар итү «хәбәр тарату», иске чув. чар «игълан» (к. Магницкий: 16), иске тат. (Радлов III: 100), тат. диал. йар (йар салу) «игълан кычкыру» һ.б. мәҗүси төрки дәүләтчелек терминологиясеннән калган һәм төрки-монг. телләрендә аның рефлекслары бик күп: кырг., к.-калп., үзб. диал. җар, алт. дьар, чыгт., госм., бор. төрки jar ~ бор. монг. ǯar, калм. зар «кычкырып әйтелгән хөкем, игълан», хак., тув. чар «җар», чарат «хөкем, карар» (чарат салу «җар салу, карар итү». Тат. әд. телендә ХVI г. бирле җ- белән языла, к. Максуди телендә: Ул мөселман аңа варып кылды җар. Фигыль коррелянты да бар: тат. диал. йар- (йарып сал-) «кычкырып, ап-ачык игълан итү», кр.-тат. йар-, алт. дьар- «халык алдында хөкем итү». К. Яргы, Ярлык, Ярлыка-у. Будагов II: 323; Räsänen 1969: 108; Номинханов 1975: 101–102; ЭСТЯ IV: 18–20; Ахметьянов 1981: 103. К. Ярлык.

Дерив.: себ. (Тумашева 1992: 70, 25) йарла-у «халыкка игълан итү», урта диал. (Мөхәммәтҗанов: 161–162) җарау id., иске тат., кырг., төркм. җарчы, үзб. жарчы ~ монг. зарц һ.б. «игъланчы, нидачы»; иске тат., төркм. җарнамә «язма игълан».



Предыдущая статья            Следующая статья