Тэтимол 2015

ҖАП диал. (ТТДС I: 566) «долина между горами» ~ йәп «уйсу җир» (к. Бәетләр 1960: 79), себ. (Тумашева 1992: 63) йаб «калкулык», йаб асты «тау итәгендәге тигезлек» ~ каз. диал. жап «чик, чигәрә», төркм., бор. төрки (Мухамедова 1973: 99) йаап «арык», бор. монг. ğab, ğaba «ара, аралык», тунг. ǯaпка «аралык; яр» (к. ССТМЯ I: 251) ~ тат. диал. (к. ТТДС I: 579) җыпқы «инкүлек; ерганак», җыпты (< монг. ǯaptu) «түбәнге, иңкү». К. Җаптак, Җәп, Ябык, Ябырыл-у, Япсар-у.



Предыдущая статья            Следующая статья