Тэтимол 2015

ҖАМАЯК[җаºмайақ] «стеклянная посуда» ~ башк. йамаяқ id. җам «пыяла; пыяла савыт» < фар. җāм < авест. уāmа «савыт, купы» (Platts I: 373) һәм аяк «савыт» сүзләреннән гыйбарәт.

Җам «пыяла савыт» сүзе күп телләргә таралган; фар. җāмдāр «пыяла (сыйфат)» сүзенә чув. йантар «пыяла», мар. йамдар «шешә», йандар «сөзек, үтәкүренмәле», венг. gyantar «гәрәбә» > рус. янтарь сүзләре тоташа (к. Räsänen 1969: 123). Чаг. Ямьле.



Предыдущая статья            Следующая статья