Тэтимол 2015

ҖАЙДАК, диал. (ЗДС: 177, 183) җадагат (< җайдак ат ), җәйдәк «всадник; наездник» әд. тат. телендә тарихи назардан бөтенләй дөрес түгел рәвештә кулланыла, чөнки чынлыкта диал. җайдак «иярсез; иярсез ат менгән кеше» дигән сүз, к. башк. яйҙак «иярсез (атка менү); кырмысканың бер төре (корсагын югары күтәреп йөгергәндә атлы кешене хәтерләтә)», себ. тат. (Тумашева 1992: 65, 74) йәйтақ «артсыз чана; сөзәк; иярсез», кырг., к.-балк. җайдақ, каз., к.-калп. жайдақ, җайдақ, чыгт. (алт., уйг. диал.), нуг., ком. яйдақ «иярсез; иярсез атлы» – кайбер телләрдә «ябусыз, чахулсыз, артсыз, киемсез, түбәсез» һ.б.ш. мәгънәләрдә дә йөри (к. Будагов II: 346), к. ш. ук як. дьайдаах «таз». Бу сүзнең -б- варианты да киң таралган, к. алт. jабыдак, хак. чабыдак, чабдак, тув. чавыдак «иярсез». Монг. телләреннән булса кирәк, к. бур. зайдан, зайдаң «иярсез; ялангач, шыр; киң» һ.б. бор. ǯab ~ ǯaj «буш ара, кола ялан» сүзе белән бәйле. К. Җай II, Җап.



Предыдущая статья            Следующая статья