Тэтимол 2015

ҖАЕК[җаºй ы̌қ] «Яик, река Урал» ~ тат. Җайык татарларның бу елганы күптән белгәнлеген күрсәтә, чөнки бу елганы якыннан белгән бүтән халыкларда безнеңчәрәк: каз. Жайық, башк., нуг. Йайық (нәкъ бу вариант рус теленә алынган). Иң борынгы фиксация – грек галиме Клавдий Птолемей «География» дигән китабында Даисһ рәвешендә б.э. II г. теркәлгән һәм шул ук исем белән VI г. икенче бер географ Менандр Протектор хезмәтләрендә искә алына. XIII г. сәяхәтчесе Г. де-Рубрик аны Йаакъ һәм Йагаг дип атый.

Җаек сүзенең этимологиясенә багышланган хезмәтләр бик күп һәм еш кына бу топоним төрки телләр материалында аңлатыла: башк. филологлары Йайык < йай ық «җай ык, әкрен агым», дип аңлата, каз., к.-калп., кырг. (мәс., к. Отаров 1972) җайық, жайық, төр. yayık, чыгт. йайық, алт. дьайык, хак., тув. чайық «җәелгән; ташкан агымсу», кайбер хезмәтләрдә, шулай ук бор. төрки (> алт.) jajïγ, jajïq (к. ДТС: 226) «ташып чыгучан, шашкын» сүзеннән диелә. Өченче версия буенча, Җайык елгасының кайчандыр изге һәм ориентация ноктасы – тәбе булып исәпләнгәнлеген искә алып, бу гидроним алт. дьайык < бор. төрки йайық «корбанлык, Үлген тәңренең хезмәтчесе» сүзеннән чыгып аңлатыла (к. Казахский фольклор в собрании Г.Н. Потанина. М., 1972: 293).

И.Я. Лойфман, С.И. Поповларның «Топонимические названия Оренбургской области» (Оренбург 1960: 16) китабында Яик төркичә (нугайча) йай «җәй» һәм ык «агымсу» сүзләреннән гыйбарәт диелә, әмма ык сүзе фин. joki, манси. юган «елга» сүзе белән чагыштырыла.

Ниһаять, бор. Даик варианты «даклар (дак халкы) елгасы» дип аңлату да бар. Гарипова 1998: 242–245.



Предыдущая статья            Следующая статья