Тэтимол 2015

ҖАДУ (көчле сихер; һава хәлен үзгәртерлек көче булган мифик таш яки дога язылган тактачык) – «сильный талисман, алатырь – камень (способный изменить погоду)» ~ себ. чату «сихерче; күрәзә», йада «тылсымлы таш» (к. Тумашева 1992: 64, 246) ~ уйг., госм., монг. җаду, каз., к.-калп. жады, җады, кар. джаду, дзаду, гаг. жады, нуг. яды «сихер; тылсымчы», алт. дьада, тув. диал. яда, як., рус. сата, монг. цзада «җаду ташы», «сихер» (бу таш тур. тәфсилле Алексеев: 40–59). Фар., төр., гар. телләре даирәсендә җаду, җады «сихер көче; явыз сихерче; убыр, вампир» һ.б.ш. белән беррәттән поэзиядә «кызларның сихерләрлек карашы, мәхәббәт тылсымы; сөйдергеч дога» мәгънәләрен дә алган.

Җаду сүзе авест. yātu, пәһл. ǯatak бор. һинди ǯatak «мистик поэзия һәм хикәятләр җыентыгы» (төп мәгъ. «кәрзин») сүзенә тоташа. Тәүдә ул хикәятләрдә Будданың «силкенүләре» – үзе теләгән җан иясе формасына кереп яшәүләре өстенлек иткән. Соңрак бу хикәяләргә мифик ташлар тур. төрле хикәятләр өстәлгән. Һәм сүз үзе төрле яңгырашлар алып, аерым телләргә кат-кат кергән. Мәс., тат. сөйләшләрендә җаду ~ йаду белән беррәттән:

– урта диал. (Арсланов 1988: 63) җәт ~ бор. төрки (ДТС: 247) jat, ǯat > тув. чат, чыт «сихерчелек»;

– себ. тат. (Тумашева 1992: 64–65, 79) йай, йәй, йөй ~ кырг. җөй «сихер, сихерчелек»; себ. (ЗДС: 226–227, 241) йадацы, йайцы, йәйце «сихерче»;

– тат. диал., башк. диал. йәтә ~ төр. уеde taşı «һава хәлен үзгәртерлек кодрәткә ия изге таш». Ул ташны Нух пәйгамбәргә Җәбраил фәрештә биргән һәм, бик үтенсәң, ул таш туфан яңгырын туктатыр, дигән. Нух йәдәнең кодрәтен сынарга теләгән, әмма суга төшереп җибәргән, ди (икенче бер версия буенча, җаду ташын Нухның углы Яфәс кулыннан ычкындырган). Югыйсә ибне адәмнәр яңгырны үзләре теләгәнчә яудырырлар икән. Урта гасырларда төрки халыкларның һәр төбәктә җиңеп алга барганлыгын күргән Шәрык халыклары төркиләр кулында йәдә ташы бар, дип сөйләгәннәр (к. ТХИ: Әкиятләр 1981: 17–18, 21). Башкортстанның Гафури районында шундый йәдә ташларын күрсәтәләр: алар янында дога кылсаң, яңгыр явачак, имеш. К. Җадугәр, Җаудар, Җәрәкәү.

Җадугәр «сихерче» < фар. җāдӯгäр «җадучы, җаду кылучы». К. ш. ук тат. җадучы (бу сүз иске риваятьләрдә, әкиятләрдә еш очрый). Будагов I: 426; Будагов II: 351–352; Velidi: 108; ЭСТЯ II: 195–196; Аникин: 488; Гумилёв 1963: 84.



Предыдущая статья            Следующая статья