Тэтимол 2015

ҖАБЫЛКАБЕЛӘН ҖАБЫЛСА «Япония и Корея (?)» – иске тат. телендә көнчыгышта ерак илләр (Борис Годуновның даны … Җабылка белән Җабылсага җитте, диелә Кадыйр Галибикнең «Җәмигъ әт-тәварих»ында) – госм. Сabılka «Ерак Көнчыгышта мифик мең капкалы шәһәр; абсолют бәхеткә омтылышта беренче адым», Сabılsa «абсолют бәхет иле» (к. Redhouse: 211); бор. төрки (МК) Җабәрқа «ерак көнчыгышта бер ил, Мачиннан аларны зур диңгез аерып тора» < кыт. жибэньго (yi pen kuo) «кояш чыккан җир» – Япония, шуннан португал телендә Җапан «Япония» сүзе формалашкан һәм ахыр чиктә бөтен дөньяга таралган. Җабылса исә кыт. жибэньсо «кояш чыккан билек» дигәннән. Чаг. хәз. тат. диал. (ЗДС: 177) җабыл «билгесез ерак җир», җабылдан «ерактан, читтән (килгән)».



Предыдущая статья            Следующая статья