Тэтимол 2015

Җ авазы төп урта диалектта анлаутта гомумтөрки (бор. төрки) й- (j-, у-) урынында кулланыла һәм бу җәһәттән казантатар теле к.-балк., к.-калп. һәм кырг. телләре белән бер группага кергән. Әмма яз. әд. телләрнең көчле тәэсире нәтиҗәсендә һәм миш. диалекты вәкилләренең тат. әд. теленең формалашуында зур роль уйнавыннан хәз. әд. телдә сүз башында (сүзләрнең чыгышына да бинисбәтән) й- авазы да бик еш очрый.



Предыдущая статья            Следующая статья