Тэтимол 2015

ЕШЬ[йĕш ] «долина, окружённая лесистыми горами; горы с открытыми долинами» – бу сүз тат. телендә мәкальләрдә генә очрый: һәр йешнең үз сандугачы бар; иш ише белән, йеш кошы белән һ.б. – к. себ. (Тумашева 1992: 92) йыш агац (дөресрәге йыш-агац парлы сүз булса кирәк) «урман», йыш ийә «урман иясе» ~ диал. (Урал) шнә < йеш инә «шүрәле»; бор. төрки jyš «ешь», алт. дьыш, хак. чыс «карурман, тайга», тув. чыс «тау башы; бер рәткә тезелгән таулар», бор. төрки (ДТС: 268) jïš «яшәргә җайлы үзәнле таулык».

Räsänen 1969: 202; ЭСТЯ IV: 44 (тат. йеш искә алынмый).



Предыдущая статья            Следующая статья