Тэтимол 2015

ЕШЫМ[й ы̌ш ы̌м], йыйшым, йешем, ишим, эшем (ЗДС: 250, 264; Ахатов 1963: 114) «чулок, вид чулков» < бор. төрки (ДТС: 263) jıšım «ыштыр». Бу сүз рус теленә кат-кат кергән; рус. диал. (Аникин: 288–289) ишимы, шимы «аучылар итеге», бор. рус. ischimiš «оекла аякчу, озын кунычлы итек (чалбары белән берләштерелгән аякчу)». К. ш. ук үзб., уйг. шим, шым, кырг. шым > каз. (ҚТДС: 306) сым «постау чалбар». Күрәсең, күптәнге гом. төрки сүз. Чыганагын фар. теле дип күрсәтәләр.



Предыдущая статья            Следующая статья