Тэтимол 2015

ЕР-У[й ы̌р-], диал. җыр-у «прорывать, рыть (канаву); разрывать, вспарывать» < гом. кыпч., кар., нуг., ком., чыгт. йыр-, кырг., к.-балк. җыр-, каз., к.-калп. жыр- id., уйг., үзб. йир-, жир- [каты -р], угыз., төр. yır-, алт. йыр- «сүтү, кечкенә ярык ясау», тув. чир- «китү, китек ясау», як. диал. сыыр- «еру» һ.б. бор. төрки язмаларда бу сүз юк, ләкин дериватлары (jırt-, jırtuč «ерткыч», к. ДТС: 269) бар. К. ш. ук чув. çыр- «ярны еру».

Йыр- фигыле йар- фигыле белән гомоген булса кирәк (бор. төрки а ~ ы тәңгәллеге), ләкин бик бор. заманнарда ук аларның мәгъ. аерымлана, дифференциацияләнә башлаган. Хәз. көндә бу фигыльләрнең кайбер мәгъ. тәңгәл (мәс., юл еру = юл яру), бүтәннәре тәңгәлләшми (мәс., авыз еру ↔ авыз яру).

Йыр- һәм йар- фигыльләренең гомогенлыгы аларның кайбер дериватларында да күренә: кырг. җыра, к.-калп. жыра «ерынты» ~ гом. төрки җара, йара; йырык ~ йарык һ.б. Räsänen 1969: 201; ЭСТЯ IV: 136–137; Федотов II: 155–158 (буталчык).

Ер- продуктив нигез: ерыл-у, ерыш-у, ердыр-у; ергала-у; ерынты; ергыч, ерык. К. Ергак, Ерганак, Ермак, Ермач, Ерт-у.

Рус. ерик «вакытлы су юлы; буа ерыгы, ерынты» тур. Аникин: 202 (бик ишле әдәбият күрсәтелә, ләкин барча русистларның тат., башк. ерық сүзен белмәгәнлеге шәйләнә).



Предыдущая статья            Следующая статья