Тэтимол 2015

ЕРАК[й ы̌рақ], диал. җырак «далёкий, далеко; даль» < гом. кыпч., гом. төрки: нуг., кар., уйг., госм., чыгт. йырақ, кырг. диал., к.-балк. диал. җырақ, каз., к.-калп. жырақ, кырг. ыраақ, як. ыраах, хак., тув., алт., чыгт. (Боровков 1963: 129) ырақ, төр. ırak < бор. төрки (ДТС: 219, 268) jïraq, ïraq id. ← себ. (брб.) ыра-, ра-, алт., хак., тув. ыра-, уйг. йыра- «ераклашу», бор. төрки (ДТС: 268) jïra- «читләшү» (бу фигыльнең барча юн. кулланылган), бик ихтимал, каз., бор. төрки jır «төньяк җирләр» (шуннан jırajа «сул яктан, сулга; төньякка», jırjaqu «сулдагы; төньяктагы», jırγaru «төньякка») сүзеннәндер (йыр-а-). Шул вакытта йыра- < йыг-ра- «ераклашу, качу» (к. төр. диал. ıra- «качу») бор. йы, йығ «урман» (к. Агач ) сүзеннән дә була ала. «Мөхәммәдия» телендәге айырак (күп тапкыр очрый) «ерак» аерудан түгелме икән, дигән фаразга урын бирә. Räsänen 1969: 201 (фаразлар китерми). ЭСТЯ IV: 286–287.

Дерив.: ерак-ерак; ерагай-у, еракла-у (→ ераклан-у, ераклат-у ), ераклаш-у; ераклык; ераксын-у; диал. ераккы. К. Еракай.



Предыдущая статья            Следующая статья