Тэтимол 2015

ЕЛ-У[й ы̌л-], диал. җыл-у «скользить (по своей воле), быстро двигаться ползком» < гом. төрки йыл- > алт. д'ыл-, хак., тув. чыл-, як. сыл- id. Бу төбендә образлы-имитатив сүздән бик күп нигезләр ясала: к. Елан, Елга-у, Елгыр, Елдам, Елдыр-у, ш. ук Елыш-у. К. Будагов I: 365; Räsänen 1969: 200; ЭСТЯ IV: 40–41.



Предыдущая статья            Следующая статья