Тэтимол 2015

ЕЛМАЙ-У[й ы̌лмай-], диал. җылмай-у «улыбаться» – Идел-Урал регионында гына актив кулланыла – диал. йылма «көләч якты йөзле» сыйфатыннан (чаг. зур – зураю, кара – караю, туры – тураю һ.б.ш.), бу сыйфат исә госм. йылма, себ. йылмагай, каз., к.-калп. җылмаң «шат күңелле» монг. җилмагай «ялтырап торган, шома» сүзеннән дә булала (к. Җылы, Җылымса ).

Нуг. йылмай-у, каз., к.-калп., үзб. җылмай-у, җылмаю, җилмой- «ачудан соң бераз гына йомшару» мәгъ. кулланыла. Чаг. ш. ук чув. йăл күл- «елмаю», йăл «ялт» (к. Ашмарин V: 54–55), к. ш. ук Ramstedt 1935: 109–110. Э.В. Севортян йылмай- нигезен йылым-ай- шәклендә карый, ягъни «җылымлану» кебегрәк була, к. ЭСТЯ IV: 279.



Предыдущая статья            Следующая статья