Тэтимол 2015

ЕЛКЫ[й ы̌лқ ы̌], диал. җылкы «лошадь как скот; лошадиные» > мар. диал. йылкы < гом. төрки йылқы «ат; табын, өер», нуг. йылқы, госм. ылқы «иректә йөргән атлар, ат көтүе», алт. д'ылкы «асау бия; бия», каз., к.-калп. жалқы «йылкы; бердәнбер терлек», чулым. (Радлов II: 181) jалты «елкы». К. ш. ук тув. чылгы «ат көтүе», як. сылгы «елкы». Мусаев (1976: 109–110) бу сүзне йыл- «җыелу» фигыленнән ди, әмма хәлиткеч дәлилләр юк. К.-балк. телендә йылқы гомумән «хайван» мәгъ. кулланыла. Ахметьянов 1989: 81; ЭСТЯ IV: 281–282.

Дерив.: елкычы; елкылы, елкысыз.



Предыдущая статья            Следующая статья