Тэтимол 2015

ЕЛГА[й ы̌лға], диал. җылга «река», диал. (Будагов I: 439; ДС III: 67) «суходол» > чув. йăлка «төп үзән», мар. (Исанбаев 1978: 26) йылга «елга» < гом. кыпч.: нуг. йылга, кырг. җылга, каз., к.-калп. жылга, уйг. йылға, уйг. диал., үзб. җилға ~ яз. монг. ǯilγa, бур. жалга «елгасы булган сай үзән; ерынты», кар. (хәтта) илға, йылға «дала, киң үзән», төр. ulga «тауларда кәҗә сукмагы». Бу сүзнең -у-, -ү- варианты бездә дә бар: башк. (БҺҺ II: 73) йүлгә «сай үзән» ~ үзб. җулға «үзән», каз. жулға «елгачык» һ.б. һәм бу вариант сүзне хак. жул, җул, чув. çăл, алт. диал. йул < бор. төрки (ДТС: 277–278), jul, jūl «чишмә; кое; тау елгасы» сүзе белән бәйләргә хокук бирә. Ләкин фонетик җәһәттән кайбер сораулар җавапсыз кала. Морфологик җәһәттән йылга << йулғай (гай < кай «урын, төш») булса кирәк, к. рус. диал. жалгай, ялгай «коры яки бик кечкенә сулы үзәнчек» < төрки *йолғай (к. Аникин: 205, 727). Räsänen 1969: 200; ЭСТЯ IV: 36–37; Мурзаев 1984: 180, 199, 232; Гарипова 1998: 91–94.

Дерив.: елгалы, елгасыз; елгачы; елгачык; елгала-у (елгалап агу).



Предыдущая статья            Следующая статья