Тэтимол 2015

ЕЛА-У[й ы̌ла-у], диал. җыла-у «плакать» < гом. кыпч.: башк. ила-у, нуг., кар., ком. йыла-, кырг., алт. ыйла-, к.-балк., кырг. җыла-, каз., к.-калп. жыла- < уйг., чыгт. йиғла-, йығла- ~ угыз. ағла- id. Бор. язмаларда (ДТС: 18, 21, 218, 266) aγla-, aγïla-, jïγla-, ïγla- id. ← бор. төрки aγı ~ ıγı «елау күренеше, үлгәннәрне искә алу» ← *ā-//ī- «елау, елашу» (к. Ыгы-зыгы ). К. ЭСТЯ I: 79–81.

Тат. әд. телендә угыз һәм уйг. телләреннән кергән ағла-у һәм йығла-у вариантлары да (татарча төрләнештә килеп) еш кулланылган һәм хәзер дә очрый: әд. телдә төп норма ела-у исәпләнсә дә, кайбер язучылар җыла-у вариантын кулланалар.

Ела- продуктив нигез: елаш-у, елат-у; елавык; елак; диал. еламык «елау, күз яше агу чире» һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья