Тэтимол 2015

ЕЛАН[й ы̌лан], диал. җылан «змея» ~ чув. çĕлен < гом. кыпч.: каз., к.-калп., к.-балк., кырг. җылан, кырг. җылаан, нуг., уйг., угыз. йылан, алт. дьылан, тув., хак. чылан ~ бор. төрки (ДТС: 266) jılan id. – этимологларның бердәм диярлек фикеренчә йыл- (к. Ел-у ) «җирдән шуышып бару» сүзеннән, к. Ашмарин ХIII: 58–63; Räsänen 1969: 200; ЭСТЯ IV: 40–41; Федотов II: 106–107. Рус. диал. джиланка, чилан «елан» тур. Аникин: 184, 661.

Сүзнең ясалышы тур. төрле фикерләр була: *йыл-аң (-аң «хайван, җәнлек»), *йыл-лаң (-лаң ш. ук хайван атамалары ясагыч кушымча), йыл-ан угыз телләрендә «елучан» һ.б. Ш. ук бүтән фикерләр бар: тат. йүлан (?, к. Будагов II: 362) ~ монг. nilaii «шома» (к. Рамстедт 1957: 143).

Елан – миф. һәм фольк. төп персонажларның берсе, күбесенчә тискәре, явыз зат образы, еш кына – су хуҗасы, төрки календарда елан елы, елан атнасы, елан сәгате һ.б. булган.

Дерив.: еланлы, еланлык «хәйләкәр явызлык» мәгъ.



Предыдущая статья            Следующая статья