Тэтимол 2015

ЕЛ[й ы̌л], диал. җыл «год» < гом. төрки йыл (> кырг., к.-балк. җыл, каз. жыл), бор. төрки (ДТС: 266) jïl, чув. çул, çол < *җал ~ болг. җал «ел», монг. җил, бур. жэл; бу сүздә бор. а ~ ы чиратлашуы чагыла. К. ш. ук тув. чыл, як. сыл «ел».

Типологик закон буенча, «ел» мәгъ. сүз берәр ел фасылы һәм табигать күренеше атамасы белән тәңгәл була (чаг. тув. хар «кар; ел, яшь», мар. ий «боз; ел, яшь», морд. киза «җәй; ел», бор. кидань телендә по «яз; ел, вакыт» һ.б.); ошбу законга таянып йы‾л сүзен бор. *йāл «яшь» (л ~ ш) сүзе белән бердәй диләр. Елын еллаган, яшен яшәгән әйтеме дә шуңа ишарә. Räsänen 1969: 192; Федотов II: 130–131; ЭСТЯ IV: 275.

Ел продуктив нигез: еллы, елсыз («бер ел үтмичә»); еллык (төрле мәгъ.); елла-у (шуннан еллат-у, еллаган ); елдан-елга; елын-елга; конкретлаштыргыч сүзләр белән: елгы, еллап. Ел сүзе белән ясалган күп кенә фраземаларны Будагов (II: 389–390) китерә.



Предыдущая статья            Следующая статья