Тэтимол 2015

ЕГЕТ[йĕгĕт], диал. җегет, җигет «джигит, молодой человек (кавалер), парень» > чув. йĕкĕт, мар. йыгыт, удм. зигыт, зэгыт < гом. төрки йигит (кыпч. җигит > шор. чиңäт) һ.б. (вариантлары бик күп); бу сүздә бор. төрки-монг. күп. кушымчасы бар, к. хак. чиит ~ иске монг. jigede «яшьләр». Гадәттә бу сүзне бор. төрки tegit «шаһзадәләр төркеме» ← tegin «шаһзадә» сүзләре белән бәйлиләр, М. Рясянен (Räsänen 1969: 203) моңа кушылмый. Әмма к. добр. тат. телендә җегент «егет» (Akb: 146). Гомумән, мәзкүр сүзләр тур. әдәбият бик ишле, к. Малов I: 430; Clauson: 483; Федотов I: 192; Donuk: 48–49; ЭСТЯ IV: 198–199.

Дерив.: егетле, егетсез (кыз); егетлек; егетләрчә; егетлән-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья