Тэтимол 2015

ЕГЕРМЕ[йĕгĕрмĕ], диал. җегерме, иске тат. йĕкĕрмĕ, себ. (Тумашева 1992: 72) йәгирмә «двадцать» < бор. төрки (ДТС: 253, 200) jegirmi, jigirmä, үзб., уйг. йигирмә, җигирмә, чыгт. йигирми id. Бүтән төрки телләрдә бу сүз нык үзгәргән: төр. уirmi, нуг. йырма, ком. йығырма, каз., к.-калп. жигирма, җигĕрбä, кырг., к.-балк. жығырма, жыйырма, алт. сөйләшләрендә чигирбэ, дьиирбе, йäгäрбä, тув., хак. чээрби, як. сүүрбэ id.; чув. çирĕм, çĕрĕм < болг. *җирĕм < бор. тат. (хәз. тат. диал.) *җигĕрĕм id. (җигерембер дип әйтелә) һ.б. бу сүзне гом. төрки, монг. эгиз ~ игир ~ чув. йĕкĕр «игез» сүзе белән чагыштыруга этәрәләр. Ләкин кайбер кыпч. телләрендә сингармонизмга буйсынмаучан (димәк, кушма сүз) һәм веляр вариантлар күп кенә сораулар куя. Каз., к.-калп. жигирма < җигир + ма сүзеннән булса кирәк. Бу -ма каян килгән? – бу хакта күп бәхәсләр, фаразлар бар (к. Федотов I: 121–123). Без дә үзебезнең фаразны тәкъдим итик: -ма кыт. ма «ат» сүзеннәндер. Хикмәт шунда: казакларда туй бүләге – калым җiйрма дип аталган һәм егерме атка яисә шуңа тиңләштерелгән мал-туар санына тигез булган (к. Будагов I: 360). Кәләшнең әтисенә ике ат бүләк йоласы башкортларда XX г. кадәр сакланган. К. ш. ук. Räsänen 1969: 204; ЭСТЯ IV: 201–202.

Дерив.: егерменче, егермәләп (егермеләгән); егермеле, егермесез «егермегә, егерменчегә җитмичә»; егермелек һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья