Тэтимол 2015

ЕГӘР[йĕгәр], диал. җегәр «мощь, сила; энергия», «мощный, энергичный» > чув. йĕкер, мар. йыгар, йегар, җыгар, удм. зигар id. фар. җигäр, җегäр «бавыр; йөрәк; үпкә; кыюлык» сүзеннән, бор. һинд-евр. *yegur, yekur «бөер, бавыр» тамырыннан, к. лат. jecur, лит. jeknos «бөер».

Бу сүз төрки телләргә бор. заманнарда ук кергән һәм төрле мәгъ. алган, к. иске тат. җөкәр «йөрәк» (Балам, бәпкәм, җөкәр-бәгърем, дип башланган җыр бар), нуг. йигер «ихтыяр, үҗәтлек, кыюлык», кр.-тат., к.-балк., ком. җигер «гайрәт, тырышлык», төркм. җигер «йөрәк, йөрәклелек», госм., гаг. җийэр «бөер, йөрәк», як. сэгэр «бәгърем» һ.б. Төрки телләрдән бик күп күрше телләргә дә кергән. Ул, ихтимал, фар. теленнән генә түгел, бүтән ир. телләрдән дә таралгандыр. Будагов I: 438.

Дерив.: егәрле, егәрсез; егәрлек, егәрлән-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья