Тэтимол 2015

ДҮЛӘНӘ, диал. (ДС III: 235, Тумашева 1992: 217) дулана, тулана «боярышник» ~ алт. толоно, тув. толоғона, як. дологоно, долокуна, долукуна, дöлүöсүöн «дүләнә; гөлҗимеш» < бор. *тоолукана (безнеңчә) «тугылы кана»: (як.) тоо < *тогу «вак җиләк; муенса», тоолу < тогулу, кана//куна «куак, курпы», к. Куна-у.

Дүләнә киң таралган сүз, к. ЭСТЯ III: 269–270; ССТМЯ I: 214. Фар.-таҗ. телендәге дулана «дүләнә; тилебәрән» ду лана «ике оя» (орлыгы ике оялы) дип тә аңлатыла, ләкин бу – халык этимологиясе. Рус. дологон, толоно «дүләнә» тур. Аникин: 530.



Предыдущая статья            Следующая статья