Тэтимол 2015

ДҮДӘК «дрофа» – ком., нуг., каз. дувадақ, дуадық, к.-балк. дудақ, кырг., калм. тоодақ, уйг. доғдақ, тув. тогдуқ, чыгт. тоғадақ, иске монг. тогодог һ.б. id. Рус диал. дудак id. кыпч. телләреннән. Бу сүзнең вариантлары бик күп (һәм бу дүдәкнең элек йорт кошы булуы белән аңлатыла): иске монг. (Поппе 1938: 161) toγdaк, toγdai, төркм. тоғдары, тоғдуғуш, тоқлытай, каз. дуалақ, дувалақ, бор. төрки (Räsänen 1969: 483) doγdur, венг. túzok id. Сүзнең тамыры бор. төрки (ДТС: 570) to, toj «дүдәк», к. ш. ук Дуадак.

Рус. дрофа < дрохва сүзен дә болг.-чув. *дырах < *тоғрақ < тоғдақ дип аңлаталар. Бу гипотетик вариантларга ним. Trappe «дүдәк» сүзе дә кушыла (к. Добродомов И.Г. Тюркские заимствования в названиях птиц: дудак // СТ № 2, 1970). Сафина 2006: 32–33.



Предыдущая статья            Следующая статья