Тэтимол 2015

ДУҢГЫЗ «свинья, боров» > мар. кч. тоңгыз «дуңгыз», чув. тункăс «ахмак», удм. дуңгыз «ялкау» < гом. төрки доңгуз, тоңгуз (барча телләрдә һәм диалектларда очрый); бу сүз тур. күп язылган (к. Räsänen 1969: 488; ЭСТЯ III: 267–268 һ.б.), күпчелек телчеләр кор.-кыт. ton, toŋ «дуңгыз» сүзе белән чагыштыра, чөнки дуңгызчылык Корея һәм Кытай халыкларына аеруча хас. Ләкин дуңгызчылык терминологиясе төрки халыкларда да бигүк ярлы түгел, к. Турай, Чучка. Ахметьянов 1989: 68 (тәфсиллерәк аңлатма).

Гади сөйл. дуңгыз – берәүне сүгү сүзе; бөтен дөньяда таралган мотивация, чөнки дуңгызлар әрсезлеге, тирестә, былчыракта чокчынулары белән характерлана. Дуңгыз сүзенең шул күч. мәгънәсе нигезендә – дуңгызлык, дуңгызлан-у. Начар дуңгыз фермаларын дуңгызчылык түгел бу, дуңгызлык, дип сүгәләр...

Әд. телдә дуңгыз сүзен чучка сүзеннән аерырга кирәк: беренчесе җитлеккән терлекне, икенчесе аның баласын белдерә. Хәлбуки сөйл. телендә бу сүзләрне аермау, буташтыру күзәтелә. К. ш. ук Дугыз.



Предыдущая статья            Следующая статья