Тэтимол 2015

ДУЛКЫН, диал. тулкын «волна» < гом. кыпч. толқын, үзб., уйг. толқин, ком., кырг. толқун ~ як. долғун, монг. долгиин, долгион «дулкын» ← тат. диал., башк. (БТДҺ: 335) тулкы-, каз. толқы-, кырг. толқу-, як. долгуо-, монг. долги- һ.б. «дулкынлану; дулкын бәрү; дулкында хәрәкәтләнү» (к. Räsänen 1969: 487), асылда дулкын < *дулкыгын, к. тат. диал., башк. тулкын-у «дулкынлану, дулкын кебек хәрәкәтләнү» ← бор. төрки tōl- «төртү, бәрү; бәрелү» < *toγul-, бор. гом. төрки toq- «туку, тукылдату» тамырыннан булса кирәк. Чаг. шор. токыл «дулкын» < ток-ыл (монда метатеза гына түгелдер); к. ш. ук башк. (БТДҺ: 335) тулкыт- «борчу» ~ як. толгут- «дулкынландыру».

Дерив.: дулкынлы, дулкынсыз, дулкынлан-у, дулкынчык.



Предыдущая статья            Следующая статья