Тэтимол 2015

ДӨЯ[дөйә], диал. дәвә, тәвә «верблюд» ~ чув. тĕвĕ, мар. тÿе, удм. дүйэ id. ~ гом. төрки дүйэ, түйэ, угыз линиясендә дэвэ, тэвэ < бор. *түгэ, түгэне, тэвэгэн, (ДТС: 557) tevi. К. ш. ук фин. tewana ~ монг. тэмэ, тэмэгэн ~ *тэбэгэн «дөя» – бор. мәдәни сүз. Корнилов 1970: 225; Räsänen 1969: 114; Федотов II: 211.

Кайбер төрки телләрдә, мәс., каз. телендә дөянең (яше-җенесе атамаларыннан тыш) егермеләп төрен аералар. З. Мухамедова (1973: 86) буенча, төркм. деве, девей «дөя» тәүдә дөянең инәген белдергән, чаг. төркм. диал. дүйу, дүве, түве «бозау, сыер» (к. тат. Түгәнәй ). К. Дәмән, Тәвә.



Предыдущая статья            Следующая статья