Тэтимол 2015

ДӨНЬЯ[дөнйа], диал. донйа, донҗа «мир, свет» < гар. дунйā «якын, башлангыч, тәүге (яшәү дәвере)» – ахирәт кә каршы куеларак әйтелгән; бу ислам дине тәгълиматы белән киң таралган; удм. дунне, дунза, динза, чув. тĕнче, мар. төня, дуньҗä, дүнчä (к. ш. ук мар. түня умбал ~ тат. дөнья йөзе ~ чув. тĕнче çĕри).

Дөнья сүзенең дериватларыннан дөньялык ~ нуг. дуньялык, кар. дуньялых, гаг. дүннääлык, кырг. дүйнөлүк һ.б. еш очрый.

Дөнья сүзенең гарәпчәсе шактый ясалма семантикага («якын → дөнья») ия, шуңа күрә бу сүзне бор. фар. du niyo < du nizaya «икенче тапкыр туу» (беренчесе Алланың язмышлар китабында булганы) сүзеннән дип аңлату бар. Гарәпләр бу сүзне үз сүз ясау калыпларына керткәннәр (мондый хәл бүтән сүзләрдә дә күзәтелә, к. Кәгазь ). Ахметьянов 1989: 5–6.



Предыдущая статья            Следующая статья