Тэтимол 2015

ДОРФА, диал. торпа, төрпә «грубый в обращении с людьми» < бор. угыз. (төркм.) дурфа < фар. турфэ «гаҗәп! гаҗәп нәрсә» сүзеннән, бу сүз исә гар. турфä-т «күзгә ташланган нәрсә» (трф «күзгә ташлану») дигәннән (к. Тариф ). Ләкин бу сүзнең «дорфа» мәгънәсе яһ. теленнән килә.

Мәзкүр сүзнең икенче бер паронимы – себ. торбайы, торпайы, торпы (Старчевский; ДС I: 187) < фар. турфаги «гаҗәепле».



Предыдущая статья            Следующая статья