Тэтимол 2015

ДИЮ [дийү] «див, чудовище безбразного вида и огромного роста, страшный, но глуповатый» < фар. див, диw «дию; әзмәвер» < бор. фар. дэв < авест. daeva «дию» – санск. dĕva «тәңре». Ирани халыкларда дэв, дайва һ.б. сүзләрнең «гаять көчле, әмма ахмак рух» мәгъ. белән бергә һәрвакыт «зур гәүдәле (кеше)» мәгъ. дә булган. Бу сүзнең гомумән кире мәгънә алуы бор. ирани халыкларның үзләренә якын кардәш халык – бор. һиндләр белән дошманлашуыннан килә; югыйсә, сүзнең төп мәгънәсе санск. dĕva, dev, deo, deu «тәңре, илаһ» һәм бу сүз һинд-евр. *deuos «баш илаһ» (шуннан – Зевс) сүзе белән тамырдаш, к. ш. ук лат. deus «илаһ» (боларның чагылышлары барча һинд-евр. телләрендә бар). К. МНМ I: 417–418.

Дию ~ дәү сүзләре төрки телләргә б.э. беренче гасырларында ук кергән булса кирәк, чаг. Тиле. К. Дәү, Дәүкәди, Дивана.



Предыдущая статья            Следующая статья