Тэтимол 2015

ДИРБИЯ[дирбийә] «комплект; сервиз; сбруя; корм; состав», чаг. иске тат. тәрбийә id. (Будагов I: 348), төр. terbiye «дилбегә; җигемлек» ~ як. тэриэбэ «дирбия» сүзләренә караганда, гом. төрки тэр- «җыю» сүзеннән шикелле; тик дирбия сүзенең формалашуына гар. тәрбия сүзе һәм, ихтимал, рус. диал. збруя «җигемлек» контаминацион тәэсир ясагандыр. Ахметьянов 1981: 82. Хәсән Әрән (1999: 404) бу сүзне ахыр чиктә монг. tillbige «дилбегә» сүзе белән бердәй дип аңлата.



Предыдущая статья            Следующая статья